Туган якны өйрәнүче җирлеккә Карасу авылы янындагы борынгы шәһәрчек картасын бүләк итте
Чын-чынлап хәйрияче дип атарга мөмкин булган туган як тарихын өйрәнүче Владимир Чураков җирлеккә борынгы шәһәрчек картасын тапшырган.
Владимир Чураков беренче карашка күзгә күренми торган, әмма бик мөһим эш башкара. Туган ягына гашыйк Владимир Алексеевич районның торак пунктларының килеп чыгышы турындагы мәгълүматларны архивлардан, шул исәптән Татарстанның Дәүләт Архивыннан бөртекләп җыя. Шул ук вакытта һәр язу, һәр кәгазь өчен акча түләргә кирәк. Һәм шушы көнгә кадәр билгеле булмаган битләрне туган якны өйрәнүче теге яки бу җирлеккә, мәктәпкә яки китапханәгә бушлай тапшыра.
Архивтагы чираттагы торак пункт тарихы өстендә эшләү процессында күрше районнар авыллары килеп чыгышы турында да кызыклы мәгълүматлар таба ул. Шулай ук аларга да сызымнарның, карталарның яисә метрик язмаларының күчермәләрен шатланып бүләк итә.
Архив язулары өстендә эшләү процессында аның тарафыннан күпме сер, тарих ачылган! Аларның кайберләре турында без район газетасы битләрендә сөйләдек инде.
Бу юлы үзенең ерак туганнары турындагы мәгълүматларны эзләгән вакытта Владимир Алексеевич моннан берничә гасыр элек Карасу авылы янындагы борынгы шәһәрчек турындагы вакыйгага тап булган.
“Карасу авылы янындагы шәһәрчекнең сызымын Чистай өязенең Иске Мокшино волосте старшинасы Евдокимов һәм язу-сызу эшләрен алып баручы Чураков тарафыннан төзелгән”, – диелә “Карасу авылы янындагы шәһәрчек” дигән документларның бер битендә.
Алга таба шәһәрчекнең урыны тасвирлана:
“Шәһәрчек Карасу авылыннан бер чакрым ераклыкта урнашкан. Бу шәһәрчекнең озынлыгы һәм киңлеге 700 фут. Аның көньягыннан инеш ага, әйләнә-тирәсе басу җирләре белән әйләндереп алынган.
Ә тарихчы Г. Шпилевский бу турыда: “Карасу авылы Зур Сөлчәгә коя торган Кече Сөлчә елгасының уң ягында” – дип әйтә (366нчы бит).
– Әлбәттә инде, бу документка тап булгач, мин “Карасу авылы янындагы шәһәрчек” китабын һәм аңа кушымта итеп бирелгән сызымны Карасу җирлегенә тапшыру өчен, аларның күчермәләрен төшерергә булдым, – ди Владимир Алексеевич. – Үзебезнең тарихтан да кыйммәтлесе юк, аны бернигә дә карамастан сакларга кирәк. Әлеге документлар җирлек музеенда лаеклы урын алырлар дип уйлыйм.
Ә безгә хәзер инде туган якны өйрәнүче Владимир Чураков өчен борынгы документта телгә алынган Чураков фамилияле кешенең кем һәм каян булуы турында тагын бер кызыксынуы барлыкка килде кебек тоела.
Һәм бу аның туган төбәге тарихын өйрәнүгә генетик тарту түгелме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев