Туган як тарихын ача
«Аксубай районының Мактаулы гражданины» исеменә үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм укыту эшенә керткән саллы өлеше өчен мәгариф ветераны Шәүкәт Кәбиров лаек булды.
Районда бу кешене югары дәрәҗәле мөгаллим, туган якны өйрәнүче һәм җәмәгать эшлеклесе буларак беләләр. Шәүкәт Галимҗан улының бөтен гомере туган авылы һәм районы белән бәйле. Ул 34 ел гомерен мәктәптә эшләүгә багышлаган, тарих фәнен укыткан. Мөгаллим балаларга белем биргән, Ватанга, аның героик үткәненә мәхәббәт тәрбияләгән. Аның җитәкчелегендә эзтабарлар Яңа Ибрай авылы тарихының яңа битләрен ача.
Архивлар белән хезмәттәшлек иткән, төрле юнәлешләр буенча күпсанлы материаллар эзләп тапкан. Ул нигез салган музей бүгенге көнгә кадәр Яңа Ибрай авылы, шушы җирдә туып үскән һәм үз авылын данлаган кешеләр турындагы тарихны саклый. Мәктәп музеенда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга аерым урын бирелгән.
Шәүкәт Галимҗан улы авыл ветераннар советы рәисе булып тора. Ул авылда һәр ветеранның нинди борчулар белән яшәгәнен белә, аларга ярдәм итә, мәктәп һәм авыл җирлеге белән тыгыз элемтәдә тора. Шулай ук, архив документларын актарып, авыл тари
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев