Туган авылында тырышып хезмәт куйган
Иске Татар Адәмсуы авылында гомер итүче Нургаяз Якуповка 90 яшь тулды
Нургаяз Ильяс улы үзен гомер бәйрәме белән котларга килгән рәсми кунакларны йөгереп чыгып урамнан ук каршы алды.
Капкадан керә-керешкә үк район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов Нургаяз бабайга җылы тәбрикләү сүзләре җиткереп, гөлләмә, күчтәнәчләр, бүләк тапшырды.
–Сез барыбыз өчен дә ныклык, зирәклек һәм кешелеклелек үрнәге булып торасыз. Сез тормышның барлык авырлыкларын лаеклы үткәнсез һәм шул ук вакытта йөрәгегездәге игелек һәм намуслылыкны югалтмагансыз. Бу көнне Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, Тәскирә әби белән озын һәм бәхетле еллар, якыннарыгызның яратуын һәм ярдәмен телим! Йортыгызда һәрвакыт җылылык һәм уңайлылык хөкем сөрсен, – дигән теләкләрен җиткерде ул авыл аксакалына.
Тәбрикләүләргә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина да кушылдылар.
–Бик күп михнәтләр күрдек, сугыш безнең бала чакны да, яшүсмерлек чорын да урлады дияргә була, – дип сүзен башлады хезмәт ветераны. – Гаиләдә биш бала идек. Әтине Бөек Ватан сугышына алдылар, кызганычка каршы, ул аннан әйләнеп кайтмады. Әнием безне, балаларын, кеше арасында ким-хур итмичә үстерде.
Ул авыл мәктәбендә 7 сыйныф белем ала. Аннан соң Киров исемендәге колхозда хезмәт юлын башлый. Армиягә киткәнче өч ел кышын урман ташый, җәен колхозда хезмәт куя. Өч ел ярым армиядә хезмәт итеп кайткач, туган колхозында терлекчелектә эшләвен дәвам итә, җәен көтү көтә.
1958 елда авыл кызы белән никахлашалар. Ир белән хатын дүрт балага гомер бүләк итеп, аларны да үз үрнәкләрендә эш сөючән, тәртипле, намуслы кешеләр итеп тәрбияләп үстерәләр.
Бергә иңгә-иң куеп яшәүләренә дә 66 ел булган. Бабакай лаеклы ялга чыккач күп еллар авыл мәчетендә имам-хатыйб булып хезмәт иткән. Бу җаваплы, изге эшне намус, зур тырышлык белән башкарган.
Хәзерге көндә юбилярыбызның 9 оныгы, 8 оныкчыгы бар. 90 яшен тутырган Нургаяз бабайның авылдашлары алдында абруе зур. Алар хәләл җефете белән балаларының, оныкларының кайгыртуын тоеп, бәхетле картлык кичерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев