Туфракны көзге чәчүгә әзерлиләр
Бүген игенчеләрнең төп бурычларыннан берсе, азык әзерләү белән беррәттән, көзге культуралар өчен туфрак әзерләү тора.
Район буенча бу агрочараны ун мең ярым гектардан артык мәйданда башкарасы бар. Бүгенге көндә өч мең гектардан артык мәйдан көзге чәчүгә әзер инде. Бу күрсәткеч көн саен уртача 200 гектарга арта.
«Аксубай» агрофирмасында туфракны әзерләү эшләре яхшы темпта бара. Сөрүгә ике агрегат җәлеп ителгән, алар белән Сергей Кульков һәм Юрий Матросов идарә итә. Артларыннан кара буразналар калдырып, кыр буйлап авыр техника ритмик рәвештә йөри. Механизаторлар үз эшләрен яхшы беләләр – алар игенчелектә дистә еллар хезмәт куйганнар инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев