Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Туберкулез һава-тамчы юлы белән күчә

2023 елның 24 мартында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Бу чара халыкка әлеге авыру һәм аны профилактикалау чаралары, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында мәгълүмат бирү.

Туберкулез – ул туберкулез микобактерияләре китереп чыгарган һәм төрле органнарны һәм системаларны, еш очракта сулыш органнарына зарар китерә торган хроник йогышлы авыру. Ул кешедән-кешегә һава-тамчы юлы белән күчә. Туберкулез авырулы кешеләр ютәлләгәндә, төчкергәндә яисә какырганда һавага микобактерияләр бүлеп чыгаралар, алар 1-6 метр радиуста тарала һәм 2-3 квадрат метр мәйданны зарарлый ала.

– Туберкулез китереп чыгаручы микобактерияләр тышкы мохиттә нык тотрыклы: микобактерия белән авыру кешенең кипкән бер тамчы какрыгында алар 10 ай сакланырга мөмкин, ә караңгыда аларның яшәү сәләте 3 елга кадәр саклана. Авыруның киемнәрендә һәм әйберләрендә, китапларда, келәмнәрдә һәм башка көнкүреш әйберләрендә озак вакыт сакланырга мөмкин, – дип сөйләде Аксубай үзәк китапханә мөдире Алина Маланчева. – Туберкулез микобактерияләре түбән температурага сизгер түгел: минус 10°С ка кадәр температурада берничә атна дәвамында, минус 23°С градуста 7 елга кадәр яшәү сәләтен саклыйлар. Кайнату микобактерияләрне берничә минуттан соң үтерә. Аларга кояш яктысы зарарлы тәэсир итә.

Туберкулезны иртә ачыклау максатыннан өлкән яшьтәге халыкны профилактик тикшерүнең төп ысулы булып флюрография тора. Флюрографияне 18 яшьтән, ике елга бер тапкыр, ә туберкулез белән авыруның югары куркыныч төркемнәрендә (сулыш органнарының хроник авырулары, ашказаны-эчәк тракты, шикәр диабеты белән авыручылар, ВИЧ-инфекцияле пациентлар) ел саен үтәргә тиеш.

Туберкулезны иртә ачыклау, шулай ук балаларда һәм яшүсмерләрдә туберкулез авыруын иртә ачыклау максатларында профилактик тикшерү өчен кулланыла торган төп ысул булып туберкулинодиагностика (иммунодиагностика) – 6 айдан 8 яшькә кадәрге балаларга Манту пробалары кую, 8 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм яшүсмерләргә диаскинтест үткәрү тора.

Туберкулин һәм диаскинтест вакциналар түгел, бу прививкалар түгел!

Аксубай үзәк район хастаханәсе 2 ел һәм аннан да күбрәк флюрография үтмәгән барлык пациентларны флюрография кабинетына (поликлиниканың беренче катында урнашкан 113 кабинет) чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев