Түбән Татар Майнасы авылында ФАП яңартылачак
Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге – ерак авылларны берләштерүче муниципаль берәмлекләрнең берсе.
Аның урнашуы үзе үк авыл проблемаларын хәл итүдә өстәмә кыенлыклар тудыра. Шуңа да кармастан, җирлектә эшләр уңышлы бара, муниципаль берәмлек алдыда торган барлык бурычлар да үтәлә.
Район җитәкчелегенең халык белән очрашуы Түбән Татар Майнасының иң матур урыннарының берсе – мәктәп территориясендә узды. Очрашуда катнашучылар чәчәкләр белән әйләндереп алынган түгәрәк беседкада урын алдылар.
Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина Түбән Татар Майнасында авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшырту буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.
Үзара салым буенча берничә эш башкарылган. Узган чорда су буенча хуҗасыз объектларның чикләрен билгеләгәннәр, суд карарлары буенча узганнар. Киләчәктә бу объектларны теркәргә кирәк булачак.
Җыен барышында авылда яшәүчеләр мәктәпнең, мәдәният учагының ничек эшләве, авылда тормышның ничек җайга салынуы турында сөйләделәр.
Авыл өчен иң мөһим объектларның берсе – фельдшер-акушерлык пункты. Тиздән анда авыл кешеләрен кабул итү шартлары тамырдан үзгәрәчәк. Монда төзекләндерү эшләре бара. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклау тармагының беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча гамәлгә ашырыла. Эшләрнең шактый өлеше инде башкарылган. Сәламәтлек саклау учреждениесе Түбән Татар Майнасы авылына – 229 кешегә хезмәт күрсәтә.
Район һәм район хезмәтләре җитәкчеләре бинаны ремонтлау барышы белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев