Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Түбән Камадан якташлар Аксубайдан мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм илттеләр

Татарстан башкаласына Аксубай районыннан тагын бер гуманитар ярдәм траншы китте.

Кирәкле аммуниция – генераторлар, рацияләр, карабинлы баулар, азык-төлек белән тулы бер «Газель» машинасы гуманитар ярдәмне Аксубай районы әләме астында Константин Николаев һәм Мансур Сыраев җитәкчелегендә «ФИТ» төзелеш компаниясе Аксубайдан мобилизацияләнүчеләргә илтте.


– Без Түбән Камада яшибез һәм эшлибез. Тик күңелебез һәм җаныбыз белән һәрвакыт туган районыбыз Аксубай белән. Якташларга беренче чиратта нәрсәләр кирәклеге турында белештек һәм алар Казан полигонында булган вакытта, кирәкле барлык әйберләрне сатып алып, алар янында булдык, – ди Константин Николаев. – Украинадагы хәрби операциянең нәтиҗәләре һәркайсыбызга бәйле дип саныйбыз. Бабаларыбыз фронтта дошманга каршы көрәшкәндә, тыл аларга җиңүне якынайтырга булышкан кебек, бүген безнең бурыч өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылган кешеләргә ярдәм итү өчен эшләү.


Ә бер атна элек егетләр «Газель» белән Түбән Камадан мобилизацияләнгән сугышчыларга гуманитар ярдәм җыеп озаттылар. Илебез өчен мондый авыр хәлдә бердәмлек мөһим дип саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев