Түбән Баланда авылында җәяүлеләр күперен яңарттылар һәм чишмәне төзекләндерделәр
Авыл тормышы күп очракта инициативалы кешеләргә бәйле. Ә Түбән Баландада туган якны яраткан, аны матурларга һәм төзекләндерергә омтылган кешеләр яши.
Асылмалы күперне ремонтлау җиңел эш түгел. Василий Воронин бер атна дәвамында ремонтка әзерлек алып барган: территориядә үләннәрне чаптырган, агачларны һәм куакларны кискән, такталарны кирәкле зурлыкта кисеп әзерләгән, аларны ныгыту өчен тишекләр ясаган, күтәрелү һәм төшү өчен бүрәнәләр китергән.
Күпердә эш якшәмбе иртәсендә башланды. Бу игелекле эшне Василий Витальевич белән бергә авылдашлары Петр Дегтярев, Александр Орлов, Николай Копонев һәм Игорь Муллин башкарырга теләк белдерделәр, шулай ук Аксубайдан ярдәмгә Николай Воронин, Андрей Дмитриев килде. Ир-атлар шәхси вакытлары белән исәпләшмичә көне буе эшләделәр. Нәтиҗәдә авыл халкы өчен яңартылган кичү барлыкка килде.
Активистлар Сөлчә елгасының уң ярында урнашкан борынгы чишмәне дә үзгәртеп корырга карар иттеләр. Авыл халкы сөйләвенчә, бу борынгы чыганак, ул хәзерге түбәнбаландалыларның ата-бабаларына хезмәт иткән. Монда да бик күп көч куярга туры килде. Тракторда Вячеслав Копанев, Артем Краснов, Владимир Воробьев һәм йөк төягечтә Рамил Низаев иске бураны сүтеп, аны заманча боҗраларга алыштырдылар һәм махсус капкач белән ябып куйдылар. Хәзер чишмә суы һәрвакыт чиста булачак.
Фото: Түбән Баланда авыл мәдәният йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев