Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тротуар да, яктырткычлар да, ял итү урыны да

Бистә үзәгендә иҗтимагый киңлекләрнең икенче чиратын төзекләндерәләр.

Эшләр Совет, Романов урамнарында «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проектының «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында алып барыла.

Эшләрнең беренче чиратын узган ел башкардылар, урамнарны җәяүлеләр зонасы бизәде – биредә тротуарларга брусчатка җәйделәр, фонарьлар урнаштырдылар. Урамның төзекләндерелгән участогы район үзәгенең гомуми дизайнына уңышлы кушылды.

– Программа кысаларында башкарылачак эшләрнең төп бурычы – иҗтимагый киңлекләрне, паркларны, скверларны төзекләндерү һәм алга таба эшләтү. Иҗтимагый киңлектәге эшләрнең икенче чираты тротуарны төзекләндерүне, фонарьлар куюны һәм китапханә янында ял итү зонасын урнаштыруны күздә тота – биредә эскәмияләр һәм пергол – ачык киңлектә ял итү зонасын каплап торган урам конструкциясе урнаштырылачак, – дип шәрехләде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов. – Төзекләндерү эшләрен «Инкор» ҖЧҖ подряд оешмасы алып бара, финанслау лимиты 14 миллион сум тирәсе тәшкил итәчәк.

Бүген Романов һәм Совет урамнарында эшләр тулы куәткә бара. Монда иске юл плитәләрен алдылар, иске асфальтны салдырдылар, электр чыбыгын салу өчен чокыр казыдылар. Урамның гомуми йөзе әлегә тәэсирләр уятмаса да, әмма инде ышандырырлык. Чөнки монда төзелеш сезоны башындагыга караганда, күпкә кызыклырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев