Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында “Троица” бәйрәме коеп яуган яңгыр астында үтте

Аксубай районында “Троица” бәйрәме коеп яуган яңгыр астында үтте.

Изге Троица көнендә Аксубай районының Кәкре Күл авылында Троица бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Изге Троица Пасхадан соң илленче көнне билгеләп үтелә, бүген район чиркәүләрендә бәйрәм гыйбадәтләре узды. Халыкта Троица язны озатуны һәм җәй башын билгели.

Кәкре Күлдә бу йоланы фольклор бәйрәме оештырып бәйрәм итәләр.

Районның иң яхшы үзешчән коллективлары авыл мәдәният учагы янындагы мәйданда җыелды.

Бәйрәм чарасы Троица символы булган бөдрә каен урнашкан мәйданда узды. Каенга бүләкләр алып килделәр, хасталардан котылу өчен аңа тасмалар бәйләделәр, кунакларны ботка һәм йомырка белән сыйладылар. Шулай ук барлык кунакларның авыру-хасталарын читкә куып, аларны каен себеркесе белән җилпеделәр. Язны озатып, җәйне каенга кызыл тасмалар бәйләп каршы алдылар.

Хәтта бәйрәм дәвамында ике тапкыр коеп яуган яңгыр да артистларны һәм тамашачыларны бәйрәм мәйданыннан китәргә мәҗбүр итә алмады.

Ә бәйрәмгә кунаклар шактый җыелды. Православие динендәгеләрне бәйрәм белән котларга район башлыгы Камил Гилманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, протоиерей Александр Качаев килде. Бәйрәм башланганчы алар һәлак булган якташларга куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар, кәкрекүллеләр Ватанны саклаучыларны хөрмәт белән искә алдылар.

Бары тик мәртәбәле кунаклар сәхнәгә генә күтәрелеп өлгерделәр, коеп яңгыр явып узды. Православие динен тотучылар яңгырны игелекле гамәл итеп кабул иттеләр, болыннан таралырга ашыкмадылар – җырладылар, биеделәр һәм әйлән-бәйлән әйләнделәр.

– Бу Троица әйлән-бәйләнен бәйрәм итүнең данлы традициясенең барлыкка килуенә 24 ел тулу уңаеннан билгеләп үтелә торган иң күркәм бәйрәм. Бүген яңгыр аграрийларга һәм барыбызга да бик кирәк, без Иске Мокшинода узган Троица бәйрәменннән сезгә килдек, анда да гыйбадәтханәдә хезмәт үтте – сезгә күптән көтелгән яңгыр алып килдек, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Камил Гилманов Кәкре Күл китапханәсе мөдире Татьяна Кононовага һәм Түбән Баландадан үзешчән сәнгатьтә катнашучы Галина Кононовага рус мәдәниятен үстерүгә, халыкның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Православие динен тотучыларны Троица бәйрәме белән протоиерей Александр Качаев котлады. Иң җылы котлауларны бәйрәм кунакларына җирлек башлыгы Сергей Елисеев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин да җиткерделәр.

Традиция буенча, бәйрәмнең һәр кунагы теләк әйтеп, каенга тасма бәйләде. Район башлыгы исә бүген бөтен дөнья өчен уртак булган теләк – дөньяда тынычлык булуын теләде.

Һава торышы бозылу сәбәпле, бәйрәм авыл клубы бинасында дәвам итте. Кәкрекүллеләргә кунакка бөтен районнан вокаль ансамбльләр, район мәдәният йорты каршындагы балалар коллективлары “Денс Тайм” бию һәм “Оляпка” вокал ансамбльләре килде. Кәкре Күл мәдәният йортының өлкәннәр һәм балалар коллективлары күңелле җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр.

Ә мәдәният йорты каршында күңел ачу аттракционнары – батут, өреп тутырылган таулар эшләде, балалар татлы мамык белән ләззәтләнделәр.

Бәйрәм ахырында, традиция буенча, мәйданнан каенны алып китеп, суга салдылар, кызлар исә кыр чәчәкләреннән үрелгән һәм бәйрәм дәвамында аларның башларын бизәгән таҗларны да суга агызып җибәрделәр. Бу йола бөтен начарлыкны алып китә дип санала. Ә кемнең таҗы суга беренче булып төшә, шуның туе тизрәк уйнала, дигән гыйбарә дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев