Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

ТРның иң яхшы комбайнчысы

30 июльдән ТР агросәнәгать комплексының “Иң яхшы комбайнчысы“ бәйгесе старт алды.

Бәйге 2018 елның 1 октябренә кадәр дәвам итә. Ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында, шулай ук уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны, агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру ниятеннән оештырылган.  

Узган елда безнең районнан алты игенче иң яхшы 200 комбайнчы арасына керде. Болар ашлык суктыруда югары күрсәткечләргә ирешкән “Аксу Агро“ агрофирмасының кыр хезмәтчәннәре Җәүдәт Сафиуллин, Хөсәен Галиев, Алексей Кудряшов, Ринат Мостафин һәм шулай ук чаптыруда югары нәтиҗәләр күрсәткән  “Аксубай“ АФ механизаторлары Зиннур Минхәйдәров һәм Әдип Гелметдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев