Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Тәрбияләү вакыты стажга кертелә

Беренче төркем инвалидны, шул исәптән бала чактан инвалидны, 18 яшькәчә инвалид баланы, 80 яшьтән өлкән яки һәрдаим ярдәм таләп ителгән кешеләрне (дәвалау учреждениесе нәтиҗәләре буенча) тәрбия кылучы эшләмәүче гражданнар айлык компенсация түләве алуга хокуклы.

Аның күләме – 1200 сум. Түләүләр пенсионерның пенсиясенә кушып бирелә. Хезмәткә яраксыз гражданнарны тәрбияләүче кешеләр үзләре эшкә сәләтле булырга, түләү алган чорда эшләмәскә һәм мәшгульлек үзәгеннән эшсезлек буенча пособие алмаска тиеш.

Туганлык мөнәсәбәтләре һәм бергә яшәү мөһим түгел. Түләүле шартларда опекун, попечитель, тәрбиягә алган  ата-ана, опека (попечительлек) эшчәнлеген гамәлгә ашырган патронаж тәрбиячеләр эшләүче гражданнар категориясенә керәләр һәм аларның компенсация алуга хокуклары юк.


Инвалид баланы яки бала чактан беренче төркем инвалидны тәрбия кылган  эшкә сәләтле эшләмәүче ата-аналарга (опекуннарга, попечительләргә) айлык акчалата түләү күләме 5500 сум тәшкил итә.

Фото

Эшкә сәләтсез гражданнарны тәрбия кылган чор караучы кешенең иминият стажына керә, бу чорлар өчен пенсия баллары исәпләнә –  тәрбия кылган тулы һәр ел өчен 1,8 балл.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев