Традицион экологик фестиваль узачак
9 сентябрьдә, Гуляев паркында күренекле якташыбыз, Татарстан Республикасының элеккеге урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев истәлегенә багышланган “Пробуждение” экологик фестивале узачак.
Чара кызыклы һәм бай эчтәлекле булырга вәгъдә итә. Катнашучыларны гаҗәеп атмосфера, музыкаль чыгышлар, әдәбият өлкәсендәге белемнәрне күрсәтү, төрле иҗади мәйданчыкларда талантыңны сынап карау мөмкинлеге көтә.
Программада: осталар шәһәрчеге эшләре, тематик мәйданчыклар, интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннар, концерт программасы, флешмоб, фотозона, осталык дәресләре.
Башлана 13:30 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев