ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин “Татмедиа” АҖ Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Меценат ярдәме “Татнефтепром-Зюзеевнефть” генераль директоры Шамил Яһудин республика медиахолдингы тарафыннан билгеләп үтелде.
Дүрт ел дәвамында Шамил Яһудин, Аксубай чиркәве һәм мәчетенә йөрүче дин тотучыларга район газетасына язылу рәсмиләштереп, “Татмедиа” АҖ филиалы район газетасы редакциясенә меценат ярдәме күрсәтә.
– Хөрмәтле Шамил Габделхәй улы, редакция, мәчет аксакаллары һәм чиркәүгә йөрүчеләр исеменнән, менә инде өч ел ярым дәвамында район яңалыклары белән танышу мөмкинлеге биргәнегез өчен Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр җомга көнне алар туган телләрендә район газетасының яңа санын көтәләр, Сезгә рәхмәт белдерәләр, сәламәтлегегез өчен һәм Сез җитәкләгән нефть компаниясенең чәчәк атуы өчен дога укыйлар, – дип билгеләп үтте филиалның баш мөхәррире-җитәкчесе Людмила Жаренова, халык ышанычлысына “Татмедиа” АҖдән Рәхмәт хаты тапшырып.
Депутат редакция аша рус, татар һәм чуаш телләрендә Аксубай район газетасына 60 нөсхәдә альтернатив язылу рәсмиләштерә. Ә редакция аларны җомга көнне чиркәүгә һәм мәчеткә китерә.
Район газетасы баш мөхәррире Рәхмәт хатыннан тыш, депутатка Аксубай районына сәфәреннән истәлекле фотолар белән альбом тапшырды.
Шамил Габделхәй улы, район газетасы райондагы барлык вакыйгаларны, шул исәптән депутат кабул итүләрен һәм халык белән очрашуларны һәрчак оператив яктырта, дип билгеләп үтте. Депутатлар да, газета да барыннан да элек халыкка хезмәт итә, дип ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев