Төп приз – Аксубай җыелма командасында
«Яшьлек» универсаль спорт залында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район турниры узды.
Бу көнне районның иң яхшы волейболчы кызлары беренчелек өчен көч сынашты. Ярышларда муниципаль хезмәткәрләрнең хатын-кызлар волейбол дружиналары, Иске Ибрай, Шәрбән, 1 нче Аксубай мәктәбе һәм Аксубай җыелма командалары катнашты.
Мәйданчыкта вакыйгалар кызганнан-кыза барды, алдан фаразлау мөмкин түгел иде. Һәр команда беренчелекне яуларга омтылды. Аксубай җыелма командасы бөтен матчларны да отышсыз үтте һәм нәтиҗәдә турнир таблицасының беренче баскычына күтәрелде.
1 нче Аксубай мәктәбе волейболчылары икенче урынга чыкты. Шәрбән командасы турнирның өченче призеры булды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин призерларны уңышлары белән тәбрикләп, командаларга лаеклы кубоклар һәм грамоталар тапшырды.
Фото Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев