Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тормыш кыенлыкларына бирешмәгән

Иске Ибрай авылында гомер итүче Фатыйма Минвәли кызы Сөләйманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бу истәлекле көнне тантана сәбәпчесе иң якын кешеләреннән җылы котлаулар кабул итте.

Фатыйма Сөләйманова 1930 елның 10 октябрендә Иске Ибрай авылында туа. Язмыш аңа сынауларга бай катлаулы тормыш әзерли. Сугыштан соңгы елларда әти-әнисе Минвәли һәм Халисә Гыйльмановлар Үзбәкстанга китәргә карар кылалар. Бохарада Фатыйма ике сыйныфны тәмамлый. Алга таба уку мөмкин булмый, әтисен сугышка алалар.

Әнисе Халисә Гыйльманова өч кызы белән ялгызы кала. Гаилә башлыгы фронтка китү сәбәпле, ул балалары белән туган якларына әйләнеп кайта. Өйгә юл бик авыр булып чыга – кыш бик салкын була. Алар товар поездында вагоннар арасында кайталар. Юлда Фатыйманың ике сеңлесе, салкынга түзә алмыйча, вафат була.

Әтисе Минвәли Гыйльмановка, сугышны батырларча үтеп, туган авылы Иске Ибрайга исәнсау кайтырга насыйп була. Тиздән гаиләдә Хәдичә исемле кече кыз дөньяга килә. Ә Фатыйма ваемсыз балачактан авырлыклар белән тулы олы тормышка аяк баса. Авыр шартларда эшләргә туры килә. Язын торф чыгару эшләрендә бил бөгә, кышын урман кисә. Атлар урынына үгезләр җигеп эшлиләр.

Эштә язмыш аны булачак ире Гыйльман Ногъман улы белән очраштыра. 1952 елның 31 мартында Сөләймановларның яңа гаиләсе туа. Бәхетле никахта алар 60 ел бергә гомер иткәннәр, бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр. Тормыш авырлыкларына карамастан, биш балага гомер бүләк итеп, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр, 12 онык һәм 20 оныкчыкның яраткан һәм кадерле әби-бабасы булганнар. Ире сигез ел элек бакыйлыкка күчкән. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Фатыйма Минвәли кызы күтәренке күңелле, мәрхәмәтле. Әбекәй таянычы һәм ярдәмчеләре булган уллары Фазыл һәм Фәрхәд белән яши. Калган балалары да гаиләләре белән авылда ерак түгел генә яшиләр.

Бәйрәм көнендә тантана сәбәпчесе җылы котлаулар кабул итте. Искиткеч бәйрәм – 90 яшьлек юбилее белән аны авыл җирлеге башлыгы Мансур Минегулов та котлады. Ул юбилярга бүләк һәм чәчәкләр тапшырды, Ил башлыгының тәбрикләү хатын укыды. Фатыйма Минвәли кызы, кунакларны җылы кабул итеп, хатирәләре белән уртаклашты, игътибар һәм хөрмәтләре өчен рәхмәтләр укыды.

ФОТО: ГАИЛӘ АРХИВЫННАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев