Төнлә Аксубайда вәхшиләр Мазилин урамында түтәлләрдән чәчәкләрне тамырлары белән йолкып аганнар һәм аларны брусчатка буйлап сипкәннәр
Безнең бистәдә матурлыкны тудырып кына калмыйлар, аны юкка да чыгаралар, Аксубайда бүгенге көн иртәсе шуны раслады.
Мазилин урамында түтәлләрдән чәчәкләрне тамырлары белән йолкып алып, тротуарга ташлаганнар.
Социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә бу ачу дулкыны уятты. Халык бу яшүсмерләр булырга мөмкин дип фаразлый.
Килеп чыккан хәл социаль челтәрләрдә нәфрәт тудырды:
–Кабахәтләр, башка сүз юк!
–Башкаларга зыян килмәсен өчен вәхшиләрне табарга кирәк.
– Һәр ата-ана кичләрен урамга чыгып йөрүче балаларының нәрсә белән шөгыльләнүе турында сорау бирергә тиеш?
– Кире утыртсаң, үсеп китәргә тиешләр!
–Үзегез беләсез, быел яз нинди булды, үсемлекләр көч-хәл белән генә тамыр җибәрде. Аннары салкыннар булды, боз яуды, ләкин тәрбияләүчеләрнең тырышлыгы белән алар үсеп киттеләр. Ләкин вәхшиләр бөтенләй төбе-тамыры белән йолкып алганнар бит, ничек куллары барган, кабахәтләрнең.
–Аксубайда чәчәк түтәлләрен оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре үстерә, аларга күпме хезмәт салынган. Бу кабахәтләрне, һичшиксез, табарга кирәк, без инде полициягә вәхшилек факты турында хәбәр иттек, моны кем эшләгәнен, һичшиксез, табачакбыз һәм халыкка җиткерәчәкбез, – дип шәрехләде шәһәр тибындагы җирлек башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров.
Җинаять урынында вәхшиләрнең эзләре калган – ике пар аяк киеме, бу явызлыкны балалар түгел, ә исерек кешеләрнең эшләве турында сөйли.
P. S.: чәчәкләрнең янә үсеп китү ихтималы аз, чөнки алар инде кибә башлаган.
Алмаз Бакиров фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев