Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үткән еллар тарихы турындагы китап дөнья күрәчәк

Район ветераннар советы тыл хезмәтчәннәре, аларның тылдагы хезмәте һәм тормышы турында китап бастырып чыгару өчен материаллар туплауны дәвам итә.

Китап чыгаручылар сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда күпне күргән авыл кешеләре тормышы турында бәян итәргә телиләр. Без һәр ветераннан: Бу чорга туры килгән авыр тормыш нәрсәне үз эченә алды? Нинди проблемалар килеп туды һәм алар ничек хәл ителде?

Кешеләргә яшәү өчен нәрсә көч бирде? Фронт хәбәрләрен ничек көтеп алдылар (әгәр радиодан тыңлаганнар икән – ул кайда урнашкан булган, әгәр гәзит, хат, кара кәгазь аша икән, аларны кем ташыган? Радио өчен акча түләткәннәрме, гәзит яздырып алганнармы, әллә китапханәгә барып укыганнармы?

Фронттагы вакыйгаларны кешеләр ничек кабул иткәннәр һәм күңелләре аша ничек кичергәннәр? Дәһшәтле сугыш авыл җиренә нинди авырлыклар һәм кыенлыклар алып килгән? – дигән  сорауларга җавап биреп, тарих белән уртаклашуларын, нәкъ менә шул теманы яктырткан язмаларны тәкъдим итүләрен сорыйбыз.

Бөек Ватан сугышы башлану турындагы хәбәрне кайда ишетүләре хакында белү дә шулай ук кызыклы. Ул тормышны ничек үзгәрткән? Ул вакытларны хәтердә яңартканда Сез нәрсә турында  уйланасыз? Үзегезнең танышларыгыз тормышыннан конкрет очраклар турында сөйләгез.

Авыл кешеләре ничек яшәгәннәр, бер-берсенә ничек ярдәм иткәннәр? Ул елларның кечкенә генә эпизоды  да китап чыгаручылар өчен бик кызыклы.
Азык-төлек продуктлары җитешмәү, ачлык темасы аерым мөһим урын алып тора.

Яшь буынга бүгенге көннең муллыгына сөенеп, булганның кадерен белеп яшәү өчен боларның барысы да зур әһәмияткә ия. Материалларны район ветераннар советына алып килүегезне үтенәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев