Тимур Сулейманов: “Беренче булу – үсешкә омтылу”
Аксубай яшьләре белән «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлекчәсе лидеры Тимур Сулейманов очрашты.
Сәфәр район башлыгы Камил Гилманов белән эшлекле очрашудан һәм бистә белән танышудан башланды. “Беренчеләр хәрәкәте” лидеры өчен район үзәге буйлап җәяү экскурсия оештырдылар, аңа Мәңгелек ут һәм сугышчы-якташлар истәлегенә куелган мемориал-обелискларны, яшьләр үзәген, Геройлар Аллеясын, спорт мәйданчыгын күрсәттеләр.
Очрашу Аксубай универсаль технологияләр техникумында узды.
Техникум директоры Фәрхат Аюпов техникумның бүгенге көндә ничек һәм нәрсә белән яшәве турында сөйләде, бу кунакта чын кызыксыну гына түгел, ә соклану уятты. Техникумга республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән генә түгел, хәтта Сургуттан да укырга киләләр. Студентлар өчен бушлай уку, уңайлы тулай торакта яшәү, биш тапкыр туклану һәм өстәмә белгечлекләр алу оештырылган. Уку үзе төзекләндерелгән уку корпусларында, иң яңа җиһазлар һәм заманча технологияләр кулланып уза.
Биредә патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә көн саен иртән техникумда гимн җырлыйлар һәм спортны сөйгән, сәламәт, нык холыклы Ватанны саклаучыларны үстерәләр. Ә көч һәм ихтыярны спорт залында тәрбиялиләр.

Район яшьләре белән очрашу актлар залында узды, анда студентларны гына түгел, мәктәп укучыларын да чакырдылар. Очрашуны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Яңа “Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте район һәм республика яшьләрен генә түгел, бөтен илдән яшьләрне берләштерәчәк. Аксубайлылар бу сафларны тулыландырырлар дип уйлыйм. Бу хәрәкәт миңа тормыш кайнап торган, барлык иң яхшы традицияләрне берләштергән һәм барысы да күңел кушуы буенча эшләнгән пионер хәрәкәтен хәтерләтә, – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Тимур Сулейманов «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлегенең төп юнәлешләрен анык мисалларда тәкъдим итте.

– Мәгариф учреждениеләрендә хәрәкәт клублары барлыкка киләчәк, муниципаль дәрәҗәдә хәрәкәт штабы булдырылачак, анда клубларның җирле эшчәнлегенә ярдәм итү өчен җаваплы кураторлар эшләячәк. Аларның бурычы – балаларга кызыклы яшьтәшләре һәм остазлары җәмгыяте рәвешендә кыйммәтле тирәлек табарга ярдәм итү, шәхси үсеше өчен файдалы мәгълүмат алу һәм куллану, – дип сөйләде Тимур Сулейманов. – Без төп кыйммәтләрне популярлаштырабыз һәм балалар һәм яшьләр өчен җәлеп итү үзәген булдырачакбыз. Яшүсмерләр һәм яшьләрнең үзләре яңа оешманың бер өлеше булырга теләк белдерүе мөһим.
Актив яшьләр спикерга һәм яңа оешмага ышаныч белән карадылар, күзләре янды, фикер алышулар өстәл артында ук башланды, ә аннары сораулар яуды.

– Тимур Сулейманов чыгышыннан соң туктамыйча бары тик алга барырга теләк туды. Бәлки, мин дә беренче була алырмын – мөгаен, мондый кызыклы аралашудан соң һәркемнең башында шундый уй тугангандыр, – дип уртаклашты 3 нче мәктәп укучысы Амиля Алмакаева.
Күпләр беренчеләр булырга теләделәр. Спикер билгеләп үткәнчә, беренче булу – үсешкә омтылу дигән сүз. Шул ук вакытта хыялланудан курыкмау мөһим, хыялның максат тудыруын һәм безне алга этәрүен онытмаска кирәк.
Яшүсмерләр белән аралашканнан соң, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Республика бүлеге җитәкчесе гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, яшьләр сәясәте, спорт һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре белән очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев