Тимошкинода чаң чыңлый
Иске Тимошкинода православие динендәге дин тотучылар гыйбадәтханәгә аеруча зур игътибар бирәләр.
Күптән түгел биредә гыйбадәт чаңы төзелде. Дүрт кыңгыраудан торган чаңны махсус корылмада урнаштырдылар. Ул бер үк вакытта гыйбадәтханә ишегалдына капка булып та тора. Кыңгырау чыңлый торган чаң астыннан авыл халкы гыйбадәткә уза.
Кыңгырау авыл халкы акчасына төзелде. Аның барлыкка килү инициаторы - авыл һәм гыйбадәт йорты старостасы Иван Семенов. Җирле халык абруйлы кешенең тәкъдимен хуплады һәм менә, уртак хезмәтләре белән чиркәү чаңы барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев