Тилчә авыруына юл куймас өчен Башкортостаннан һәм Оренбург өлкәсеннән терлек кертү тыела
Оренбург өлкәсендә мөгезле эре терлекләр арасында бик мәкерле һәм тиз тарала торган тилчә (ящур) авыруы теркәлгән.
Бу нинди инфекция һәм аның район территориясенә үтеп керүенә ничек юл куймау турында ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин сөйли.
– Бу ел башыннан бирле әлеге куркыныч авыруның ил территориясендә теркәлгән беренче очрагы. Тилчә – аерым куркыныч инфекция, аның белән терлекләр дә, кеше дә авырый.
Ул йорт һәм парлы тояклы кыргый хайваннар өчен аерата куркыныч. Аның белән эре һәм вак мөгезле терлекләр, дуңгызлар авырый. Тилчәнең төп клиник билгеләре булып авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, җилен тиресендә һәм очлыкларда куыклар барлыкка килү. Берникадәр вакыттан соң алар шартлый һәм эрозиягә әверелә.
Инфекция таратучылар булып авыру хайваннар, шулай ук инкубацион чордагы терлекләр тора.
Кешеләр тилчә авыруын чирле хайванның кайнатылмаган сөте һәм аны эшкәртү продуктлары, ит аша, сауган, караган, дәвалаган, авыру терлекләрне чалган вакытта зарарланырга мөмкин. Тилчә авыруы теркәлгәндә зур икътисади зыян китерә. Килеп туган хәлне исәпкә алып, безгә республика территориясенә вирусны кертмәү буенча барлык чаралар комплексын үткәрүне тәэмин итәргә кирәк. Профилактикалауның төп чаралары арасында – Оренбург өлкәсеннән һәм Башкортстан Республикасыннан терлек кертүне тыю, терлек азыгын бары тик имин булган территорияләрдән генә алу, терлекләрне асрауда ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү, халыкның билгесез урыннардан терлек сатып алуын тыю.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев