Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Түгәрәк өстәл артында проблемалар буенча фикер алыштылар

Районның кече бизнес вәкилләре район башлыгы Камил Гилманов һәм Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов белән Россия эшмәкәрлек көнен түгәрәк өстәл артында билгеләп үтте.

Эшмәкәрләрне  сәламләп, район башлыгы Камил Гилманов районда эшмәкәрлек үзәгендә торучыларны  «коллегалар»дип атады.

– Эшмәкәрлек төрле вакытларны кичерде. Әмма район кулланучылар җәмгыяте яшәүдән туктаган чорда, эшмәкәрләр  районны кирәкле әйберләр белән тәэмин итте һәм  яңа җитештерү оешмалары ачты, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Районда юллар булмаган вакытларда  сезгә авыл кибетләрен  товар белән тәэмин итәргә туры килде. Бүген дәүләт сезгә ярдәм программалары белән ярдәм итә. Район эшмәкәрләре  арасында уңышлы фермерлар да, төзелеш материаллары җитештерү белән шөгыльләнүчеләр дә бар.

Ул районда эшмәкәрлек тарихын искә төшерде, 20-25 елдан артык эшмәкәр булып эшләгән Мансур Рәфыйковка, Евгений Казаковка, Марс Гыймадиевка һәм башкаларга рәхмәт белдерде. Район башлыгы Геннадий Петрушковны, Илдус Шакировны, Сергей Морозовны, шәхси эшмәкәрләр Рамил Гарифуллинны, Рәмис Айзатуллинны, “Нурлес“ директоры Фәридә Мәсгутовны, Әлфия Рәфыйкованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Аксубай муниципаль районында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды вәкиле Марс Гыймадиев эшмәкәрлеккә  ярдәм итү чаралары һәм программалары турында сөйләде.

Ул җитәкләгән фонд эшмәкәрләргә бушлай ярдәм күрсәтә. Район фермерлары ассоциациясе рәисе Әлфирә Шакирова эшмәкәрләрне  бәйрәм белән котлады. Банк вәкилләре дә кече бизнеска ярдәм итү чаралары турында сөйләделәр.

Эшмәкәрләр, алар  хөрмәтенә оештырылган концерт программасы һәм  бәйрәм өстәле артында, фикер алышуларын дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев