Техниканы яу кырыннан алып чыга
Якташыбыз Айрат Сәмигуллин 2 дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Бу инде Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесын тәмамлаган егетнең, район газетасының элеккеге хәбәрчесенең икенче бүләге.
Махсус хәрби операция зонасына Айрат Сәмигуллин, училищены тәмамлаганнан соң бүленеш буенча хезмәт итәргә җибәрелгән Юргин хәрби гарнизоныннан китте.
Үзенең беренче «Батырлык өчен» медален ул 2023 елның декабрендә хәрби бурычны үтәгән өчен алды. Ул вакытта лейтенант Сәмигуллин командалыгында танк взводы мина-шартлау полосасында маршрут үткәрү һәм дошманга һөҗүм ясау өчен артиллерияне чиктәш линиягә китерү мөмкинлеген тәэмин итү өчен дошман ягына таба хәрәкәт итәргә боерык ала. Хәрби бурычны үтәү барышында БМПның берсе минага эләгеп шартлый, ул чигенмәскә дигән боерык бирә. Шуның аркасында югалып калган дошман качу ягын карый. Командир үзе алга ыргылган бүлекчәләрне һәм шартлаган машинаны каплауны тәэмин итә. Әмма бәрелеш барышында танк зыян күрә, экипаж контузияләнә. Бары тик взвод командиры лейтенант Сәмигуллинның дөрес кабул ителгән карары аркасында гына сугышчылар яу кырыннан исән-сау чыгалар.
Апрель ахыры-май башында танк батальонының танк ротасы һөҗүм итү гамәлләре ясый һәм Бердычи торак пункты территориясен азат итә. Хәрби бурычны үтәү вакытында безнең сугышчыларга дошман гаскәрләренең даими уты астында мөмкинлекләр чигендә эшләргә туры килә.
Танк взводы командиры Айрат Сәмигуллин алгы сызыктан зыян күргән техниканы кичекмәстән алып чыгуны тәэмин итә. Эвакуация вакытында күптапкырлар дошманның артиллерия уты астына эләгә, әмма берничә берәмлек техниканы уңышлы алып чыгып, аларны ремонт бүлекчәләренә тапшыра.
Дәүләт иминлеген тәэмин итү буенча махсус хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен гвардия лейтенанты Айрат Сәмигуллин дәүләт бүләгенә – 2 дәрәҗә «Батырлык өчен» («За храбрость») медаленә тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев