Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Техника уракка әзер

Районда урып-җыюга әзерлек буенча АПК оешмалары арасында конкурс узды.

Техниканың урып-җыюга әзерлеген махсус комиссия тикшерде. Аның составында ТР ССП министрлыгы вәкилләре - Владислав Евстигнеев, Ренат Нугманов һәм Венера Вахитова, районның УСХиП башлыгы Борис Соломонов, Дәүләт техника күзәтчелегенең бүлек җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов эшләде. Комиссия үз эшен «Аксу Агро» ҖЧҖенең сөт комплексында башлады, андагы сенаж әзерләү һәм аны саклау эше белән танышты. «Волга-Селект» агрофирмасында комбайннарның урып-җыюга әзерлеген тикшереп, комбайнчылар белән дә аралаштылар. Комиссия әгъзалары игенчеләргә эшләрендә уңышлар теләделәр, урып - җыю эшчәнлеге имин үтсен өчен куркынычсызлык техникасын төгәл сакларга өндәделәр. Шулай ук «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ урыпҗыюга әзерлеген тикшерделәр.

Алексей Кондратьевның крестьян-фермер хуҗалыгында комиссияне база каршындагы территориядә тигез генә гөрелдәп эшләүче тигез берничә комбайн каршы алды. Белгечләр бу хуҗалыкта техниканың әзерлеген тиешенчә бәяләделәр. Алар фермер хуҗалыгының уңышлары белән тәэсирләнделәр.

- Аксубай районында техника ышанычлы әзерләнгән, ашлык җыю комбайннарының иң югары әзерлеге «Волга - Селект» ҖЧҖендә, «Аксу Агро» АФ ҖЧҖендә һәм Кондратьев Алексей КФХында, - дип билгеләп үтте комиссия рәисе Владислав Евстигнеев. - Бигрәк тә Алексей Кондратьев хуҗалыгын билгеләп үтәсе килә. Мондый КФХның эшләп килүенә мин бик шатмын, ул мөстәкыйль рәвештә, үзенең тырыш хезмәте аркасында үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев