Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Террорчылыкка каршы һәм коррупциягә каршы көрәш комиссияләренең уртак утырышы узды

Утырышта каникул вакытында яңа ел бәйрәмнәренең һәм укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе каралды

Көн тәртибенә яңа ел чараларын әзерләү һәм уздыру чорында өстәмә иминлек чаралары һәм кышкы каникул вакытында балаларның иминлеге һәм узган елда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе эше йомгаклары һәм алдагы чорга бурычлар турындагы мәсьәләләр кертелде.

Комиссия эшендә район прокуроры Эдуард Хираҗев, Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе җитәкчесе Олег Акимов, дин әһелләре Александр Качаев һәм Илнар Сафиуллин катнашты.

Комиссия рәисе Камил Гилманов утырышны ачып, республикада һәм районда сәяси хәлне кыскача тасвирлады. Шул ук вакытта аларны яңа ел бәйрәмнәре алдыннан уяулык һәм җаваплы өлкәләрдә контрольне көчәйтергә чакырды.

Террорчылык актларын кисәтү һәм иҗтимагый иминлекне арттыру буенча өстәмә чаралар турында ЭЭМның Аксубай районындагы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илназ Зәйдуллин хәбәр итте.

Росгвардия гаскәрләренең Нурлат районындагы филиалы буенча ОВО җитәкчесе Илназ Габделвәлиев кешеләр күпләп була торган урыннарның һәм террорчылык куркынычы янаган объектларның террорчылыкка каршы якланыш дәрәҗәсе турындагы доклад белән чыгыш ясады.

“Форпост” оешмасы җитәкчесе Динә Ибляминова социаль челтәрләрдә деструктив төркемнәргә язылучыларны ачыклау үзәге эшчәнлеге турында хисап ясады.
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышын ачып, Камил Гилманов илнең куркынычсызлыгына җитди янауларның берсе булып коррупциянең торуын һәм бу юнәлештә эшне катгый алып барырга кирәклеген ассызыклады. Комиссия рәисе җирлекләр территорияләрендә таныш булмаган кешеләргә, транспортка игътибар итәргә, шулай ук ташландык йортларга контроль урнаштырырга өндәде. Күп очракта коррупциягә мәнфәгатьләр конфликты ярдәм итә, дип ассызыклады ул.

Хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясенең эше турында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, моны булдырмау юлларының берсе – муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында карарлар кабул иткәндә, хәбәрнамә биргән вазыйфаи зат вәкаләтләрен башка затка тапшыру.

2023 елда коррупциягә каршы көрәш буенча башкарылган эш турындагы мәгълүмат белән районның иҗтимагый совет рәисе Ирина Телешева чыгыш ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев