Терлекләрне лейкоздан сакларга
Лейкоз – авыл хуҗалыгы терлекләре арасында киң таралган авыруларның берсе.
Ул хуҗалыкларга зур зыян сала. Саклык чаралары күрелмәгән очракта, аның куркынычы тагын да арта. Дәүләт ветеринария инспекциясенең Территориаль бүлек инспекторы Ольга Алексеева белән шул хакта әңгәмә корабыз.
– Мөгезле эре терлекләр лейкозы РНК тәшкил иткән вирус аркасында барлыкка килгән йогышлы хроник авыру. Йогышлы процессның бөтен стадияләрендә лейкоз вирусын йоктырган терлекләр авыру таратучылар булып торалар.
Кан, сөт һәм лейкоз белән авыручы терлекнең күзәнәкләрендә булган башка материаллар таралу факторлары булып торалар. Авыруның тышкы билгеләре аермачык күренми һәм башлангыч стадияләрдә еш очракта махсус анализларсыз аларны билгеләп тә булмый, шуңа күрә ул бик тиз тарала.
Авыру терлекнең органнарында һәм тукымаларында, әмма беренче чиратта кан ясалу урыннарында яман сыйфатлы шеш барлыкка килү белән билгеләнә. Процесс лимфа төеннәренә, талак, йөрәк һәм башка органнарга кагыла.
Кызганычка каршы, лейкоз белән көрәштә профилактика һәм дәвалау ысуллары һәм чаралары юк. Лейкоз буенча уңышсыз хуҗалыкларда, шулай ук фермер хуҗалыкларында (бүлекләрдә, мал йортларында) лейкоз белән авырган терлекләрне аерым асрау юлы дәвалау чарасы буларак кулланыла.
Безнең районда лейкозга бәйле торышның нинди булуы хакында районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин сөйли.
– Лейкозга бәйле хәл бүгенгесе көнгә кискен булып кала бирә. Ветеринария берләшмәсе белгечләре терлеккәрне әлеге вирус белән авыруга даими тикшереп торалар. Ел дәвамында алар 20 меңнән артык тикшерү уздыралар.
Лаборатория мәгълүматларына караганда, шәхси секторда булган терлекләрнең 15 проценты лейкоз белән авырый. Район буенча торыш имин булган җирлекләр – Кәкре Күл, Емелькино, Яңа Аксубай, Иске Ильдеряк, Иске Үзи авыл җирлекләре.
Әмма Яңа Кармәт, Карасу, Беловка, Сөнчәле, Шәрбән авыл җирлекләрендә хәлне имин дип булмый. Шулай ук җәмәгать көтүләрендә дә әлеге вирус белән авыру куркынычы зур. Район хуҗалыкларында авыру терлекләрне сәламәт терлекләрдән аеру буенча профилактик эшләр алып барыла.
“Аксубай“ агрофирмасының “Чирмешән“ бүлегендә, “Восходящая заря“ агрофирмасы “Аксубай“ филиалының “Баланда“ бүлегендә һәм башка бүлекләрнең товарлыклы-сөтчелек фермаларында әлеге бурычка җаваплы якын киләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев