Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Терлек азыгын әзерләүгә күңел биреп эшлиләр

«А.Г. Суниев» крестьян-фермер хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү кызу темплар белән алып барыла.

Бу хуҗалыкта гадәттәгечә яхшы сыйфатлы азык әзерлиләр. Савруш ягы хезмәтчәннәренең бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе мактауга лаек. Биредә терлек азыгы әзерләүнең яңа, нәтиҗәле алымнары кулланыла.

Суниев КФХында азык культуралары 2800 гектарга якын мәйданны били. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 700 гектардан артык күпьеллык культуралар урылган, өч мең тоннага якын сенаж салынган, 500 тонна печән эскертләнгән.

– Әхнәф Суниев хуҗалыгында кузаклы һәм кыяклы культуралардан торган күпкомпонентлы үләннәр үстерүгә аерым басым ясыйлар, - дип сөйли авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү- маркетинг бүлеге начальнигы Усман Нигъмәтуллин. - Бу-аеруча кыйммәтле катнашма, аны әзерләүнең дөрес технологиясе булганда сусыл азык югары сыйфатлы килеп чыга.

Быел әлеге участоклар югары уңыш бирде: чапкыч агрегатлары артларыннан зур теземнәр калдырып баралар. Алар белән Әдип Гыйльметдинов һәм Рәдис Гайнатуллин идарә итә. Механизаторлар – намуслы, зур эш тәҗрибәсе булган, җаваплы кыр кампанияләре вакытында бер генә тапкыр аерылып тормаган.

Механизаторлар Алексей һәм Александр Илендеевлар тиешле кондициягә кадәр барып җиткән төрле үләнне сайлап алып, аңа консервацияләү өчен яшел масса компонентлары өстәп, параллель рәвештә йөк техникасына төйиләр. Бу – игътибарны җәлеп итә торган күренеш. Ә процесс шундый тизлектә уза, безгә фотога төшерү дә мөмкин түгел, туктап торуларын сорыйбыз.

Тиздән техник сәбәпләр аркасында Алексей Илендеевның «Полесье»сы бераз туктап алды һәм шул чакта без аны механизатор Николай Абросимов белән фотога төшерә алдык.

Дүрт берәмлек техника басудан терлек азыгы салынасы урынга туктаусыз йөреп тора. Болар – Яков Шакмаков, Евгений Мельников идарә иткән КамАЗлар белән Николай Абросимов һәм Илдар Хөснетдиновның тракторлары.

Техникаларның югары темпта эшләве кырдагы хәлләрне тиз үзгәртә. Соңгы пункт - Иске Савруш авылындагы «Нур» бүлекчәсенең азык салу урыны. Һәр рейс белән сенаж курганы азык ярымфабрикатының яңа тонналары белән тулылана, оста механизаторлар шунда ук аларны гомуми массага кушып куялар. ДТ-75 тракторында азыкны таптату-тыгызлау эшендә авыл хуҗалыгы ветераны Николай Степанов хезмәт куя. Хезмәт эшчәнлеге башыннан ук вакытны исәпләсәң – бу аның 54 нче урак өсте.

Ә үзенең легендар тракторында Николай Леонтьевич инде 34 ел эшли. Аның хезмәттәше – К-700 тракторы хуҗасы Александр Назаров. Яшел йөк ташучы трактор кабинасында зур хәрефләр белән АЛЕША дип язылган. Бу – исәпне алып баручы Иван Герасимов өчен мәгълүмат. Ул әлеге язуны күреп, транспортны туктатмыйча гына, журналына теркәп куя. Шулай ук печән әзерләү эше дә ритмик һәм төгәл бара. Өлгергән үләнне Әдип Гыйльметдинов һәм Рәдис Гайнатуллин чаптыралар. Гомәр Гыйльметдинов киптерү өчен теземнәрне әйләндереп тора. Җыю агрегатында Рушан Габетдинов һәм Ришат Төхвәтуллин эшли.

Соңгы операцияне Вячеслав Ильдимиров һәм Игорь Краснов башкаралар – алар азык җыю мәйданчыгында печән эскертлиләр. Эшләр яхшы бара, шуңа да авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләренең кәефе күтәренке. - Безнең механизаторлар күңелләрен биреп эшлиләр, – дип билгеләп үтте фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әхнәф Сөниев. – Без сөт терлегенең продуктлылыгын максималь рәвештә арттырырга ниятлибез, мондый команда белән бу бурычны, һичшиксез, үтәячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев