Терлек азыгы әзерләү – көнүзәк мәсьәлә
Районда күпьеллык үләннәрне чаптыралар, сенаж чокырлары көннән-көн күбрәк тулылана бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 1 июньгә булган оператив мәгълүматларына караганда, гомуми мәйданы 9334 гектар тәшкил иткән күпьеллык үләннәрнең 4000 гектарга якыны чаптырылган (планга карата 43 процент). Сенаж чокырларына 5600 тоннадан артык сыйфатлы азык салынган.
Һава торышы терлек азыгы әзерләүчеләргә карата хәерһахлы, алар һәр сәгатьнең кадерен белеп, өзлексез эшлиләр.
«Чистай» холдинг компаниясенең «Аксу Агро» ҖЧҖ АФда 2340 тоннадан артык сенаж әзерләнгән. «Аксу Агро» ҖЧҖдә 3300 тоннадан артык сенаж запасы тупланган, «Актай» АПКда терлек азыгы әзерләү эшләре колач ала бара.
Шулай ук 3000 тоннага якын печән әзерләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев