Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Теләкләр чыршысы»: район башлыгыннан алмаз мозаикасы

«Теләкләр чыршысы» традицион хәйрия акциясендә район башлыгы да катнашты.

Камил Гилманов игелекле тылсымчы булды һәм Федоровка интернатйортында яшәүче 61 яшьлек Нурия Кәбированың яңа ел теләген үтәде. Ул адресат янына шәхсән килде, аны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Нурия Гафур кызы социаль учреждениедә ике ел яши, әмма сәламәтлеге торышына бәйле актив яшәү рәвеше алып бара алмый һәм шуңа күрә кул иҗатына өстенлек бирә.

– Бүләк өчен рәхмәт, алмаз мозаикасы белән шөгыльләнгәнем юк иде әле, әмма эшләп карыйсым килә. Теләкләрне тормышка ашырган өчен рәхмәт, бала чактагы кебек, могҗизалы яңа ел, – дип ихластан рәхмәтен белдерде ул хәйриячегә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев