Техникумда бергә укыган сабакташлар хезмәттәшләр булдылар
Бүген тантаналы шартларда хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына озату булды.
Китүче төркем составында Аксубай техникумын тәмамлаган тугыз егет бар иде: Тарханкадан Николай Антонов, Кече Сөнчәледән Юрий Евлеев, Иске Ильдеряктан Руслан Зольников, Рус Кармәтеннән Данила Лаврентьев, Яңа Кармәттән Радик Равоздинов, Иске Үзидән Владислав Удяков, аксубайлылар Игорь Ермолаев, Әмир Нуриев, Николай Щекин, Никита Вашурин. Техникумда бергә укыган, уртак мәнфәгатьләр белән янган тугыз егетнең хәзер статуслары үзгәрәчәк – алар армия сафларында хезмәт итәчәк.
Егетләрне үзәк мәйданда озатырга бик күп туганнары, дуслары, якыннары, шулай ук район, хезмәт һәм ведомство, ветераннар иҗтимагый хәрәкәте җитәкчеләре җыелган иде. Тантаналы митинг башланганчы ук ветераннар егетләр белән җылы аралаштылар, аларның кәефләре турында белделәр, дәртләндерделәр.
– Һәр тапкыр егетләрне армиягә озатканда бик борчылабыз, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Бер ел бик тиз үтәчәк, бу вакытны файдалы итеп уздырыгыз. Хәрби эшне өйрәнегез, физик яктан ныгып, исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Ә ата-аналарга улларын тәрбияләгән өчен рәхмәт әйтәсе килә. Аксубай егетләре һәрвакыт намус белән хезмәт иттеләр. Без сезнең дә барысы да яхшы булачагына ышанабыз!
Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов хәрби хезмәткә чакырылучыларга фатиха сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Бер ел – катлаулы заманча техниканы тулысынча өйрәнү өчен озак вакыт түгел. Шуңа да карамастан, сез аны үзләштерәчәксез. Хәрби эшне, уставны белү солдат өчен, аның иминлеге өчен бик мөһим. Командирларны тыңлагыз, бу уңышлы хезмәтнең нигезе. Мин сезгә нык сәламәтлек, уңышлар телим.
Җыелучылар алдында Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов чыгыш ясады.
– Мин булачак солдатларның әти-әниләренә Ватанга хезмәт итәргә әзер уллар тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барыгызга да тыныч күк йөзе телим, сез бер ел өчендә үзләштергән хәрби хезмәт нигезләренең тормышта беркайчан да кирәге чыкмасын иде.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларны истәлекле көн белән хәрби хезмәт ветераннары советы исеменнән запастагы подполковник Рамил Сөләйманов җылы котлады.
– Чын күңелдән сезгә иң яхшы теләкләр генә телисе килә, үзегезне намуслы һәм лаеклы күрсәтегез, – диде ул. – Кораллы Көчләр сафларында 27 ел, шуның 12 елын хәрби комиссар вазыйфасында хезмәт итү дәверендә 2000 нән артык егетне армиягә озаттым. Мин озаткан барлык ир-егетләр дә исән-сау һәм чын хәрби булып кайттылар. Хәерле юл сезгә, призывниклар!
Район башлыгы Камил Гилманов Виталий Маркин җитәкчелегендә Россия Кораллы көчләре гаскәрләре ветераннары берлегенә яшьләр белән актив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде, элеккеге сугышчыларның армиягә чакырылучы егетләрне озату тантанасында катнашулары хәрби хезмәткә алынучыларга көч бирәчәген, Ватанга хезмәт итү теләген көчәйтәчәген билгеләп үтте. Юлга кузгалыр алдыннан берничә минут кала егетләрнең һәрберсенә районнан бүләк – өйдәгеләр белән элемтәдә тору өчен кәрәзле телефоннар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев