Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Техниканы ремонтлауның сыйфатын язгы кыр эшләре билгеләячәк

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек эшләре бара.

 

Бу көннәрдә Гостехнадзорның Аксубай районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов район хуҗалыкларында булып, андагы хәлләр белән танышалар, ремонтчылар, механизаторлар белән аралашалар, техник мәсьәләләр буенча киңәшләр бирәләр.


Чиратта – «Аксубай» АФның үзәк биләмәсе.


– Бездә барлык ремонт эшләре график буенча, оешкан төстә бара, – дип эшләр белән таныштырды механик Минәхмәт Габитов. – Коллектив бердәм, кәефләр күтәренке.


Эшчеләр тырышалар, һөнәри осталыкларын һәм зирәклекләрен күрсәтәләр. Ремонтның сыйфаты кыр эшләре вакытында сыналачак.
Үзәк биләмәдә чәчү комплекслары, тракторлар, азык җыю техникасы көйләнә. Биредә бригаданың барлык составы диярлек тупланган. Калган агротехника бүлекчәләрдә әзерләнә.


Тракторларны ремонтлау барган мехмастерскойда эш мохите хөкем сөрде. Механизаторлар Андрей Петров, Сергей Кульков, Тәбрис Рәхмәтуллин, Инсаф Сөләйманов тракторларны ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Бераз вакыт узгач, алар техникаларны кырга алып чыгачак. Кемдер ашлама ташыячак, кемдер туфрак эшкәртү белән шөгыльләнәчәк, аннары чәчү эшләре башланачак. Күрше бинада азык әзерләү комбайннарын ремонтлыйлар. Комбайнчылар Александр Яманов, Олег Мадюков, Юрий Шишкин кыр кораблары азык әзерләү сезонына әзерлиләр. Эретеп ябыштыручы Радислав Ефимов аларга үз өлешендә технологик процесста булыша.


Алар арасыннан иң беренчеләрдән булып кыр эшләренә Олег Мадюков керешәчәк –«Туман» үзйөрешле сиптергеч-агрегатында көзге чәчүлекләргә, күпьеллык үләннәр мәйданнарына ашлама кертәчәк. Әлегә ул, җаваплы чорда сынатмас өчен, үз агрегатын җентекле әзерли. Игенче узган ел да тукландыруда тырышып эшләгән. Механизаторлар коллективы тәҗрибәле, җаваплы, техниканы яхшы белгән кешеләрдән тора. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге аларга зур өметләр баглый.


Комиссияне шулай ук предприятиедә техник һәм оештыру, хезмәтне саклау мәсьәләләре дә кызыксындырды. Гостехнадзор вәкиле Илдар Бикмөхәммәтов үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карау уздыру буенча киңәшләр бирде. Шулай ук механизаторлар белән аралашканда теркәү документларының дубликатларын алмаштыру һәм бирү буенча сорауларга да җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев