Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тавыш бирү өч көн дәвамында узачак

2020 елның 13 сентябрендә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә Республика Президентын, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак.

Тавыш бирүләр өч көн – 11, 12, 13 сентябрь көннәрендә оештырыла.

Бүген районда 47 сайлау участогы ачылды. Өч көн буена алар иртәнге 8:00 дән кичке 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Алда торган сайлауларда Бердәм тавыш бирү көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән. 11 һәм 12 сентябрь көннәрендә үз сайлау участогында сәбәбен аңлатмыйча вакытыннан алда тавыш бирергә мөмкин.

Тавыш бирү барлык санитар нормаларны үтәп оештырылачак. Керү юлында тавыш бирүдә катнашучыларның температурасын үлчәячәкләр, аннары битлекләр, перчаткалар һәм бер тапкыр кулланыла торган ручкалар бирәчәкләр. Социаль дистанция сакланачак. Тавыш бирү участогына паспорт белән килү зарур, тик аны комиссия әгъзалары кулына бирергә түгел, ә бары ачып күрсәтергә генә кирәк булачак. Тавыш бирү кабиналарында шторлар булмаячак. Участокларда керү һәм чыгу юллары төрле урыннарда урнашачак.

Тавыш бирү өч бюллетень буенча узачак:

✅ Татарстан Республикасы Президентын сайлау.

✅ 28 нче номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлаулар.

✅ Аксубай муниципаль районының җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау, 177 депутатны сайлау бурычы тора.

Гариза нигезендә аз хәрәкәтләнүче гражданнар һәм теләүчеләр өчен өйдә тавыш бирү оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев