Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте укучыларына бүләкләр тапшырды

«Татмедиа»да «Язылу өчен шифаханәгә юллама, телевизор һәм башка призлар» акциясе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Уенда Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Әстерхан, Красноярск крае һәм Самара өлкәсеннән 416 язылучы катнашты. 

«Безнең өчен бу зур бәйрәм, без традиция буенча төрле конкурслар уздырабыз. Нәрсә генә уйнатмадык! Күптән түгел шифаханәгә юллама уйнату идеясе туды. Бу юлы катнашучылар артты, шатланмыйча булмый», - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Интернетның бик тиз үсүенә карамастан, Татарстан Республикасы актив укучы төбәк булып тора. Шулай итеп, «Татмедиа» журналлары һәм газеталары тиражы 200 меңнән артык данә тәшкил итә.

Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе газета укый һәм журналлар яздыра. Бу язылучылар санының саклануы бик зур шатлык. Шуңа күрә без рәхәтләнеп мондый конкурслар уздырабыз, безнең укучыларыбыз булганда, киләчәгебез бар бит», - дип өстәде Шамил Садыйков.

Акция шартлары буенча конкурста 2022 елның икенче яртыеллыгына кимендә ике басмага язылган укучылар катнаша ала. Әмма алар арасында «Татмедиа»ның берьюлы 12 басмасына язылучылар да бар иде. Иң яшь катнашучы «Сабантуй» һәм «Ялкын» яшьләр журналларына язылган тугыз яшьлек кыз иде.

Алар арасында телевизор, робот-пылесос, электр иттарткыч, икмәк пешерү миче, җиләк-җимеш киптергеч, тонометр һәм үтүк уйнатылды. Төп призны — «Бакирово» шифаханәсенә ике кешелек юлламаныНаталья Султурина алды. Бүләк алырга укучы Чаллы шәһәреннән килгән.

«Миңа шалтыраткач, мин, дөресен әйтим, үз бәхетемә ышанмадым. Юлламаны мин оттыммы дип берничә тапкыр сорадым да. Әлбәттә, бик шатмын, моңа кадәр бер тапкыр да шифаханәдә булганым юк иде, ә «Татмедиа» шундый гаҗәеп бүләк ясады», - диде Наталья Султурина.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев