“ТАТМЕДИА“ АҖдән өченче тапкыр бүләк алды
Район гәзите редакциясендә 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча уйнатылган призны өченче тапкыр рәттән әбүнәче – 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Геннадий Горбуновка тапшырдылар.
“ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте һәр ел саен үз басмаларына язылучылар арасында призлар уйната. Моның өчен ким дигәндә өч басмага язылырга кирәк, син төп приз – телевизор ота аласың. Шулай ук һәр укучының да приз иясе булу шансы бар.
Эш шунда, призлар Татарстанның һәр районыннан иң зур суммага подписка рәсмиләштергән әбүнәчеләр арасында уйнатыла. Безнең ике әбүнәчебез ике тапкыр кызыксындыру призлары, шул исәптәп фотоаппарат ияләре булдылар. Быел приз – юрганны Геннадий Горбунов алды.
Геннадий Валерьевич бу яртыеллыкта 2400 дән күбрәк суммага даими басмага язылган.
Аңа призны җитәкче – “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы район гәзите редакциясе җитәкчесе-баш мөхәррире Айдар Моратшин редакциядә тапшырды. “ТАТМЕДИА“дән бүләккә юрганнан тыш, ул редакция исеменнән су чистарткыч фильтрга, “Чаян“ журналыннан чәйнеккә ия булды. Бер сүз белән әйткәндә, әбүнәче бүләкләргә күмелде.
Геннадий Валерьевич безнең коллектив өчен чит кеше түгел. Ул район гәзите призына оештырылган шахмат турнирларының баш хөкемдары һәм оештыручысы, шуның өстенә безнең басманың даими укучысы.
Әйтергә кирәк, шахмат турнирын үткәрүдә аның әтисе – Валерий Александрович инициаторларның берсе иде, ә улы берничә еллар дәвамында безнең турнирларда катнашты һәм әтисенең вафатыннан соң ярышларның баш хөкемдары булды.
– Мин бәйгедә бишенче тапкыр катнашам, басмаларны бәйгедә катнашу өчен яздырмасам да миндә төп призны оту теләге зур. Табигый ки, интернетта электрон ММЧ җитәрлек, теләгең бар икән, укы гына, әмма кәгазь төрдәгесе күңелемә күбрәк якын, – дип фикерләре белән бүлеште Геннадий Горбунов.
Редакция коллективы Геннадий Валерьевичның максатына ирешүен – телевизор отуын ихластан тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев