Татарстанның Министрлар Кабинеты «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына түләү тәртибен яңартты
Татарстан Хөкүмәте Татарстанда формалашкан «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр тәртибенә төгәллек кертте һәм анда 260 меңнән 360 мең сумга кадәр арттыруны билгеләде.
Шундый карарны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Хәрбиләргә түләүләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча арттырдылар, документны ул узган елның августында имзалаган иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу түләү хәрби хезмәткәрләрнең федераль түләүләренә өстәмә буларак бара.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев