Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанның яшь эшмәкәрләренә 500 мең сумга кадәр грант бирелергә мөмкин

18-25 яшьлек Татарстан эшмәкәрләре «Минем бизнес» үзәгеннән «Яшьләргә бизнес» программасы буенча 100-500 мең сумлык грант алу өчен гариза бирә ала.

Алар 1 июльдән 9 июльгә кадәр Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә узачак уку курсыннан соң финанслауга дәгъва итә алачак, дип хәбәр итә Татарстанның Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Программаның үзенчәлеге - эшмәкәрлекнең гамәли аспектларына һәм бизнес-планнар эшләүгә игътибар юнәлдерүендә. Катнашучыларга тәҗрибәле укытучылар һәм уңышлы бизнесменнар җитәкчелегендә үрнәк һәм стандарт булмаган эшмәкәрлек ситуацияләре эшләргә мөмкинлек бирелә.

Программаны тәмамлагач, һәр катнашучы үз бизнес-планын эшли һәм яклый алачак. Традицион гына түгел, инновацион алымнарны да үзләштерәчәк.

Җиңүчеләргә, Кече һәм урта эшмәкәрлек (МСП) субъектыннан 25 процент күләмендә финанслау шарты белән, үз эшләрен үстерүгә акча бирелә.

Уку өчен гаризаны 29 июньгә кадәр РФ Кече һәм урта эшмәкәрлек (МСП) цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә бирергә була, аннан соң «Минем бизнес» үзәгенең «Уку чараларына язылу» хезмәтен сайларга, курслар уздырыла торган өч шәһәрнең берсен сайлап алырга кирәк.

Искәртеп узабыз, программа «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев