Татарстанның тагын ике шәһәрендә «Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары ачылачак
Татарстанда быел тагын ике шәһәрдә «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы барлыкка киләчәк.
Белем бирү комплекслары 1 сентябрьдә Әлмәттә һәм Түбән Камада ачыла. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында хәбәр итте.
«Былтыр без Чаллыда күп телле белем бирү мәктәбе ачтык. Быел Әлмәттә мәктәп ачылачак. 1224 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәпне Түбән Камада ачачакбыз», – дип планнары белән уртаклашты мәгариф һәм фән министры.
Һадиуллин искәртеп узганча, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән 2019 елдан башлап күп телле белем бирү комплексларын булдыруга юнәлдерелгән «Адымнар – белем һәм бердәмлеккә юл» проекты тормышка ашырыла. Анда рус, татар һәм инглиз телләрендә белем алалар.
«Әлеге комплексларның үзен аклавын күрәбез. Без Минтимер Шәриповичның остаз, зирәк җитәкче буларак ярдәмен тоябыз. Ул белем дәрәҗәсен контрольдә тота. Мондый мәктәпләрдә тел мохите тудырабыз һәм балаларны шунда кертеп җибәрәбез. Мәсәлән, һәр комплекста «Сәләт»нең профильле сменаларын ачабыз», – дип сөйләде министр.
Алабугада һәм Казанда беренче ике күп телле белем бирү комплекслары 2020 елның 1 сентябрендә эшли башлады, ә 2021 елның сентябрендә алар Актанышта һәм Чаллыда ачылды.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев