Татарстанның биш районында селекцион мини комбайннар эшли башлаячак
“Бу техника сортларны сынауны яңа дәрәҗәгә күтәрергә тиеш. Тәҗрибәләрнең дөреслеге мөһим”, - диде Арча дәүләт сорт сынау участогы мөдире.
Татарстанда селекцион мини комбайннар эшли башлаячак. Кичә алар Лаешта Кыр көне-2019 күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иде.
Арча дәүләт сорт сынау участогы мөдире Фәнис Зарипов “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлыгы биш Wintersteiger Classic – ВИМ селекцион комбайны кайтарылганын әйтте.
“Бу техника сортларны сынауны яңа дәрәҗәгә күтәрергә тиеш. Төп әйбер бит – тәҗрибәләрнең дөреслеге, бер сорт белән икенчесен катнаштырмау. Моның өчен һава чистарткычлар куелган, транспортерлар икенче төрле, орлык һава белән бер җирдән икенче җиргә күчеп йөри. Капчыкларны да аерым куеп була. Бөтен әйбер механикалаштырылган. Кул хезмәте азайган”, - диде Фәнис Зарипов.
Аның сүзләренчә, моңа кадәр 35 ел дәверендә фин комбайннары белән эшләгәннәр. Бу исә, Австрия белән Россиянең уртак хезмәт җимеше. Бер комбайнның бәясе уртача 8,5 млн сум тәшкил итә. Алар Кукмара, Арча, Чистай, Зәй, Тәтеш районнарында сортларны сынау участокларында эшләячәк.
Комбайнның ашлык бункеры 400 литр сыйдырышлы. Бу техникада июль азагында эшли башларга җыеналар.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев