Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанлыларның дүрттән бер өлеше югары белемнәреннән канәгать

Югары уку йортларын тәмамлаучы татарстанлыларның 23 проценты гына үзләре алган югары белемнән тулысынча канәгать. Бу хакта сораштыру үткәргән сервиска сылтама белән "Идел буе HeadHunter" матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Шул ук вакытта топ-менеджерлар арасында алган белемнәре белән канәгать булучылар шактый. Сораштырылучыларның яртысыннан артыгы өстәмә белем алырга, шул исәптән онлайн-курслар, тренинглар, үтәргә теләве турында белдерде.

Моннан тыш, сораштыру Татарстан халкының якынча 45 проценты белгечлек буенча эшләми, дип күрсәтте. Еш кына сату өлкәсе вәкилләре һәм администраторларның карьерасы шулай килеп чыга.

erid: 2Vtzqw6pLty

Сораштыру 16-25 августта бөтен Россиядән 5 мең 509 кеше арасында үткәрелгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев