Татарстанга «Спутник V» вакцинасы килде: 98 аксубайлы прививка ясатуны көтә
Бу атна район халкы өчен коронавирус йогышы белән авыруның өч яңа очрагы белән билгеләнде.
Пандемия башланганнан бирле районда СOVID-19 белән авыруның 87 очрагы теркәлгән. Агымдагы елның беренче ае авыручылар саны буенча рекордлы булды, гыйнвар аенда 19 авыру очрагы теркәлде, пандемиянең беренче дулкынында 2020 елның июнендә – 13 кеше авыру йоктырган иде.
Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов район җитәкчелеге белән узган традицион киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, районда беренче тапкыр 19 яшьлек студентның авыру йоктыру очрагы теркәлгән, моңа кадәр өлкәнрәк яшьтәге кешеләр авырый иде.
Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов эшлекле дүшәмбедә пандемия вакытында районда башка вируслы авырулар белән авыручылар санының кискен кимүе күзәтелүен билгеләп үтте.
Күрәсең, кешеләр коронавирус таралуга юл куймау максатларында кулланылган саклык чаралары булышадыр, чөнки җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрибез, кулларны антисептик кулланып ешрак юабыз. Узган атна Татарстанга «Спутник V» вакциналарының яңа партиясен җибәрүне көтү чоры булды. Бу атнада республиканың медицина учреждениеләренә 47 880 доза вакцина комплекты килде.
Районның 98 кешесе вакцинациягә чират көтә. Коронавирустан беренче «Спутник V» компонентын районда – 140, икенче компонентны 39 кеше куйдырган.
Вакцинациягә РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы (ЕПГУ), Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, “122” бердәм номеры, яисә 8 (84344) 2-90-58 телефоны аша язылырга мөмкин. Шалтыратулар 8:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев