Татарстанда законсыз урман кисү очраклары ун процентка кимегән
2020 елда хокук саклау органнарына законсыз урман кисү буенча 30 материал юлланган. Урманннарга 6,3 млн сумлык зыян килгән.
Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Татарстанда законсыз урман кисү ун процентка кимегәнлеген әйтте.
Рәис Гомәров Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында урманнарны саклау, торгызу эшендә закон үтәлеше турында сөйләде.
2020 елда законсыз урман кисүнең 207 очрагы ачыкланган. 6,6 млн сумлык зыян китерелгән. Барлыгы 703,9 кубометр агач материалы законсыз юл белән әзерләнгән. «Анализ күрсәткәнчә, законсыз агач кисү очраклары ун процентка кимегән», — диде Рәис Гомәров.
2020 елда хокук саклау органнарына законсыз урман кисү буенча 30 материал юлланган. Урманннарга 6,3 млн сумлык зыян салынган. Бу материаллар буенча 21 җинаять эше кузгатылган. 15 очракта 546 мең сумлык зыян түләнгән.
«Тулаем алганда, законсыз урман кисүләр кимүе урман хуҗалыгында агач әзерләүдә җинаятьчел гамәлләр азаюын күрсәтә», — диде Рәис Гомәров.
Чыганак: tatar-inform.tatar
фото "Татар-информ" архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев