Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Татарстанда җылылыкны массакүләм җибәрү турында карар кабул ителү көне билгеле

Татарстанда бу атна ахырына кадәр массакүләм җылылык җибәрү турында карар кабул ителәчәк. Республикада 99,7% котельня эшләргә әзер.

«37 муниципаль берәмлек җылылык җибәрү турында карар кабул иткән инде. Калган муниципалитетлар атна ахырына кадәр җылылык бирү-бирмәү турында карар кабул итәрләр дип уйлыйм», - диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Шул ук вакытта Айзатуллин ачыклык керткәнчә, биш көн дәвамында тәүлеклек һава температурасы сигез градустан түбән булса, җылылык җибәрү мәҗбүри.

«Әлегә һава торышы яхшы, һәм без җылы режимда», - диде ул.

Татарстанда кышкы чорга сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль яклау объектлары тулысынча әзер. Мәдәният объектлары 99,9 процент, яшьләр учреждениеләре 98,1% һәм спорт оешмалары 99,2% әзер.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев