Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган
Авыручы 19 кеше хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган. Covid-19 инфекциясенең 45 очрагы авыру белән элемтәдә булучылар, бер кеше читтән кайткан. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«19 кеше хастаханәгә салынган, 27 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.
Авыручылар арасында иң күбе 30-50 яшь (16 кеше), шулай ук 60-70 яшь (14 кеше) аралыгындагы кешеләр. Балигъ булмаган балалар арасында авыру йоктыручылар ачыкланмаган.
Авыручылардан 18 кеше Казанда, 11 кеше Чаллыда яши. Районнар арасында Covid-19 йоктыручылар Алабуга, Яшел Үзән һәм Чирмешәндә теркәлгән. Аларда икешәр кеше авыру йоктырган.
Татарстанда коронавирус белән авыручылар ачыкланганнан алып 3914 очрак теркәлгән. 2816 кеше терелгән, 1087 пациент әвалануын дәвам итә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев