Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланган бирле республикада 6 мең 396 кеше әлеге чир белән авырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 29 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктыручыларсаны 6 мең 396 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, узган тәүлектә коронавируска 5 меңгә якын ПЦР-тест үткәрелгән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада бер тәүлек эчендә коронавирустан 15 кеше терелүен әйтте.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев