Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган
Эпидемия башланган алып республикада 7284 кеше әлеге чир белән авырган.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 28 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада бүгенге көндә әлеге инфекцияне йоктыручылар 7284 кешегә җитте», - дип хәбәр итте спикер.
Баш санитар табиб сүзләренчә, узган тәүлектә коронавируска 5764 ПЦР-тест үткәрелгән. Авыру йоктыручылар белән аралашкан 717 кеше табиблар күзәтүендә кала.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирустан тугыз кеше терелүен әйтте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев