Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бер тәүлек эчендә коронавирустан 24 кеше терелгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирусның 28 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктыручылар 5 мең 930 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.
Аның сүзләренчә, авыру йоктыручылар белән аралашкан 946 кеше табиблар күзәтүендә кала.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирустан 24 кеше терелүен әйтте. 35 кеше үпкәне ясалма җилләндерү — ИВЛ аппаратына тоташтырылган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев