Татарстанда урып-җыю эшләре темпын болытлы һава торышы тоткарлый
31 июльгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 76,9 мең гектардан суктырылган, ягъни бу 5,4 процент мәйданнан.
Республикада агымдагы елда урып-җыю эшләре темплары 2018 елгыга караганда түбәнрәк.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сүзләренә караганда, бу, барыннан да элек, ике сәбәп белән бәйле.
«Беренчедән, узган ел белән чагыштырганда, басуларда игеннәрнең өлгерүе соңга калу. Икенчедән, урып-җыю кампаниясе башлануга һава шартлары бозылу – начар һава торышы, ашлыкның дымлылыгы өлгергән урыннарда да бөртекле культураларны җыеп алуны тоткарлый», - дип сөйләде агентлыкның әңгәмәдәше.
31 июльгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 76,9 мең га мәйданнан суктырылган, узган ел бу көнгә -133,5 мең гектардан 254,9 мең тонна ашлык суктырылган (2018 елда - 404,4 мең тонна). Уртача уңыш гектардан 33,1 центнер (2018 елда - 31,3 ц/га) җыеп алынган.
«Бүгенгә республика буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 5,4 процент мәйданда суктырылган, алар 1,4 млн гектардан артык», - дип ачыклык кертте министр урынбасары.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев