Татарстанда татар теленең яңа фразеологик сүзлеге төзелә
Узган гасырда Нәкый Исәнбәт төзегән ике томлыктан соң, мондый сүзлек башка эшләнмәгән булган.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар теленең өч томлык яңа фразеологик сүзлеген төзи.
«Бүгенге көндә без татар теленең фразеологик сүзлеген төзибез. Ул өч томда булыр дип көтелә. Нәкый Исәнбәтнең ике томлыгы чыкканнан соң, мондый сүзлекнең эшләнгәне юк иде», — диде Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.
Сүзлекне төзүче галим басманың якынча өч елдан чыгасын әйтте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев