Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды

Татарстанда Covid-19 таралганнан алып, инфекциядән 87 кеше үлгән.

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1975 елда туган ир-ат пневмония белән Чистай үзәк район хастаханәсе базасындагы вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән. Пациентның хроник авырулары аркасында хәле начарланган.

«Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган», — диелгән республика ведомствосы хәбәрендә.

Ә 1962 елда туган ир-атны ике яклы пневмония белән Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Авыруның йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле проблемалары булган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыклаганнар.

2020 елның 10 октябрь мәгълүматлары буенча, Татарстанда Covid-19 таралганнан алып, инфекциядән 87 кеше үлгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев