Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 259 яңа очрагы ачыкланган
Казанда — 138 кеше, Яр Чаллыда — 22, Яшел Үзән районында — 20, Чистай районында — 11 кеше ковид йоктырган.
Татарстанда узган тәүлектә ковидның 259 яңа очрагы теркәлгән.
«Өч йоктыру очрагы читтән кайтучылар арасында, калганнары — кешедән-кешегә йоккан. 75 кеше хастаханәгә озатылган, 184 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Казанда — 138 кеше, Яр Чаллыда — 22, Яшел Үзән районында — 20, Чистай районында — 11 кеше ковид йоктырган. Йоктыручылар республиканың 32 районында ачыкланган.
Шул рәвешле, 2021 елның 22 ноябренә булган мәгълүматларга караганда, төбәктә пандемия башыннан авыруның 36 053 очрагы теркәлгән. Татарстанда яшәүче 29 372 кеше савыккан, 493 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.
1 933 897 Татарстан кешесе вакцинация ясаткан. Вакцина ясатучыларның саны бер көнгә 18 540ка арткан. Прививканың ике дозасын да 1 427 859 кеше ясаткан.
чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев